Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее «Музейлар төне» үткәрә
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее «Музейлар төне» үткәрә

Кызыклы чара көтә, ди музей хезмәткәрләре.

Туган якны өйрәнү музеенда 17 майда «Музейлар төне» булачак. «Барлык теләүчеләрне эңгер-меңгер вакытта төбәгебез риваятьләрен, хикәятләрен тыңларга чакырабыз. Лениногорск районы тарихы бай, тарих буыннан-буынга тапшырыла. Әлеге экскурсия үзенчәлекле булачак. Шәм яктысында, серле мохиттә уздырачакбыз», – ди музей хезмәткәре Айгөл Рәхимова.

Алдан язылу өчен телефон: 5-05-91.

17 майда кичке 20.00 сәгатьтә чара башланачак.

Музейның адресы: Шашин урамы, 18нче йорт

Яшь чикләве: 14+

 

 


Нет комментариев