Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее конкурс барышында шәһәр һәм райондагы 158 баладан эшләр кабул иткән

Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее «Туган як могҗизалары» исемле рәсем конкурсы уздырды.

Шәһәр һәм районның данлыклы, матур урыннарын балалар рәсем ясап җибәрде.

Узган ел ахырында Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее мәдәни инициативаларның Президент фонды гранты ярдәмен алды. Әлеге грант Лениногорск районы буенча балалар өчен “Юлдаш белән сәяхәт итәбез” юл күрсәткечен оештыру өчен тотылачак. Юл күрсәткече балалар рәсемнәре белән иллюстрацияләнәчәк. Нәкъ менә шушы максатны күздә тотып, “Туган як могҗизалары” дигән рәсем конкурсын игълан иткән иде музей.

Музей хезмәткәре Айгөл Рәхимова әйтүенчә, конкурс барышында Лениногорск районының 158 талантлы балаларыннан эшләр килгән.

“Рәсемнәр бик матур ясалган. Балалар рәсемнәре арасында күбрәк Нефть монументын, “Балерина” фонтанын һәм Ротонда еш очрый.  Шулай ук рәсемнәр арасында аз танылган урыннар да бар. Мәсәлән, “Корбанай” һәм “Биккинә” чишмәләре, “Изге чишмә” рәсемнәре. Рәсемнәрне бәяләргә без жюри чакырдык”, - дип сөйли Айгөл Рәхимова.

Жюрида сәнгать белгече Нина Горюнова, рәссамнар: Тамара Самойлова, Алсу Фандеева, педагогика колледжы укытучысы Ирина Хөсәенова булган.

Барлык катнашучыларга сертификатлар бирелгән, дөресрәге җибәрелгән электрон почта аша. Ә иң яхшысы дип табылганнарына Дипломнар җибәргәннәр.

Грант буенча эшләр дәвам итә. Туган якны өйрәнү музее чираттагы рәсем конкурсы игълан иттте. Юлдаш – юл күрсәткеч, ягъни Лениногорск районы буенча сәяхәттә юл күрсәткече герое нинди була икән? Бу сорауга җавапны балалар рәсемнәр аша җавап бирер. Эшләр 26 апрельгә кадәр кабул ителә.

Элемтә өчен телефон:  8(85595)5-05-91.

фотолар: Лениногорск Туган якны өйрәнү музееннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев