Мәгариф министрлыгы сайлау көннәрендә мәктәпләр һәм  бакчаларның ничек эшләячәген аңлатты
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәгариф министрлыгы сайлау көннәрендә мәктәпләр һәм бакчаларның ничек эшләячәген аңлатты

18 һәм 19 сентябрьдә Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирү үткәрелүгә бәйле рәвештә Татарстан мәктәпләренең белем бирү процессына үзгәрешләр кертелде, анда сайлау комиссияләре урнашачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы матбугат хезмәте.

«Укучылар өчен уку процессы альтернатив форматларда оештырылачак: музейларда дәресләр; ачык һавада дәресләр һәм чаралар; ресурс үзәкләрендә эш; урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре лабораторияләрендә дәресләр; профильле предприятиеләргә экскурсияләр; һөнәри юнәлеш бирү чаралары һәм мастер-класслар», – диелә хәбәрдә.

Сайлау участоклары урнашкан балалар бакчалары тавыш бирү көннәрендә эшләмәячәк. Бу көннәрдә күрше мәктәпкәчә учреждениеләрдә балалар өчен дежур төркемнәр оештырыла.

Ата-аналарга балалар бакчасының эш режимы турындагы мәгълүматны администрациядә алдан ук ачыкларга тәкъдим ителде.

Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау 18, 19 һәм 20 сентябрьдә узачак. Парламент катнаш система буенча төзеләчәк: 450 мандатның бер яртысы (225 урын) федераль партия исемлекләренә, икенчесе бер мандатлы сайлау округларына бүленәчәк.

 

Татар-информ

 

 

 


Нет комментариев