Рөстәм Миңнеханов коронавирустан вакцинация узган
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Covid-19 коронавирусыннан вакцинация узган.
Бу турыда ул бүген Татарстан Министрлар Кабинетында республикакүләм киңәшмәдә хәбәр итте.
«Бөтен кешегә дә вакцинация узарга кирәк. Безнең Президент Владимир Владимрович [Путин] да вакцинация узганын беләсез. Мин дә вакцинация уздым. Барысы да яхшы, сезнең каршыгызда утырам», — диде Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
«Кемдер авырган инде, бәхеткә, әле кемдер авырмый калган. Министр (Марат Садыйков — ТИ иск.) коронавирус белән авырды, әмма Сәламәтлек саклау министрлыгы тулаем аның җитәкчелегендә булуга карамастан, аның да антитәнчекләре кими», — диде Татарстан Президенты.
Ул, кайбер башка илләрдәге кебек авыручылар саны арту булмасын өчен, коронавирустан вакцинация буенча планлы эш алып бару кирәклеген искәртте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада Covid-19 буенча тотрыклы киеренке вәзгыять саклана. «Үсеш темплары бездә 0,16 процент, әмма вирус һичничек бирешми. Гомумән алганда, бездә хәлләр статистика буенча да, динамика буенча да яхшы күренә. Әмма бернинди дә йомшаклык була алмый», — диде ул.
Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 197 765 кеше коронавирустан вакцинация узган. Хәзер республикада 153 вакцинация пункты эшли. «Спутник V» яки «ЭпиВакКорона» вакциналарын сайлау мөмкинлеге бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев