Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шәһәрдәге территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе вәкилләрен котладылар

Быелдан 21 май Россия Федерациясендә территориаль иҗтимагый үзидарә (ТОС) көне булып санала. Мондый карар Мәскәүдә РФ Иҗтимагый палатасы белән ТОС иҗтимагый ассоциациясенең гомуми җыелышында кабул ителде.

 

Хәзерге вакытта Лениногорск шәһәрендә 13 ТОС эшли. Шәһәрнең һәр микрорайонында территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең роле зур, ул -  территорияләрне төзекләндерү, мәдәни һәм спорт чаралары үткәрү, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә ярдәм итү, хәйрия акцияләре үткәрү, проблемалы мәсьәләләрне хәл итүдә халыкка ярдәм итү һәм башкалар.

Бәйрәм алдыннан, район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясендә территориаль иҗтимагый үзидарәләр вәкилләрен район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады. Ул ТОС рәисләре урынбасарларына Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

Лениногорск районы Иҗтимагый советы рәисе Евгений Благодаров территориаль иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлегенең югары социаль әһәмиятен билгеләп үтте, аларга киләчәктә дә уңышлар теләде һәм Мактау грамоталары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X