Республикаданбодай, кукуруз, тары җибәрелгән.
Быел Татарстан чит илләргә 102,1 мең тонна бөртекле культуралар 24,8 миллион АКШ долларыннан артыкка экспортлаган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте.
«2,7 мең тоннадан артык — Көнчыгыш Европага, 96,5 мең тоннадан артык — Якын Көнчыгышка һәм Кавказ артына, шулай ук 2,5 мең тоннадан артык — Азиягә экспортланган. Максатлы илләр — Кытай, Һиндстан, Иран һәм Таможня берлеге илләре», — дип сөйләде Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Республикадан 7,1 мең тонна бодай, 29,7 мең тонна кукуруз, 62,1 мең тонна арпа һәм 3,1 мең тонна тары җибәрелгән.
Нет комментариев