Казанда 2026/27 елгы сезонның фигуралы шуу буенча Россия Гран-прие башланды.
Татарстан вәкиле Риана Кадыйрова 2026/27 елгы сезонның фигуралы шуу буенча Россия Гран-прие этабында дүртенче урынны алды.
Ярышларның йомгаклары буенча ул 64,50 балл җыйды.
Санкт-Петербург спортчысы Анна Фролова (74,70 балл) –беренче, Чувашиядән Камилла Нелюбова (70,89 балл) - икенче, Мәскәү вәкиле Елизавета Куликова (69,23 балл) өченче урынга лаек булды.
Казанда олылар арасында 2026/27 елгы сезонның фигуралы шуу буенча Россия Гран-прие башлана. Ике көн эчендә Татарстан башкаласында дүрт дисциплинада (ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ялгыз шуу, спорт парлары һәм бозда бию) медальләр уйнатылачак.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Нет комментариев