Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда 16 меңгә якын эшсез теркәлгән

Бер атнада республика эш бирүчеләре 801 вакантлы урын тәкъдим иткән. 15 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасында эшсезләр саны 15 мең 850 граждан тәшкил иткән, бу узган атнага караганда, 39 кешегә күбрәк. Бу хакта Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте белдерә. Республикада теркәлгән эшсезләр...

Бер атнада республика эш бирүчеләре 801 вакантлы урын тәкъдим иткән. 15 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасында эшсезләр саны 15 мең 850 граждан тәшкил иткән, бу узган атнага караганда, 39 кешегә күбрәк. Бу хакта Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте белдерә.


Республикада теркәлгән эшсезләр күрсәткече икътисади актив халыкның 0,77 процентын тәшкил итә.
Эш бирүчеләр төбәкнең халык мәшгульлеге хезмәте органына 26 мең 513 вакансия буш булуын белдергән. Бер атнада эш бирүчеләр 801 вакантлы урын тәкъдим иткән.
9-15 декабрьдә 839 кеше эшсез дип танылган, аларның 443 е үз теләкләре белән эштән китсә, 71 е оешма ябылу яки хезмәткәрләр санын кыскарту белән бәйле рәвештә эшсез калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшсезлек