Алар бәйрәмнәрне исәпкә алып 11 календарь көн ял итәчәк,
Татарстанда мәктәп укучыларының көзге каникуллары 29 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Алар бәйрәмнәрне исәпкә алып 11 календарь көн ял итәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
«Көзге каникул чорында республикада балаларның мәктәп яны лагерьларында ялы оештырылачак. 324 лагерь эше планлаштырылган, аларда 13,3 меңнән артык укучы ял итә алачак, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның 1,3 меңнән артык баласы», – диелә хәбәрдә.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев