Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда сәламәт туклану проектына старт биреләчәк

Татарстанда 1 декабрьдә 7-11 яшьлек укучылар, аларның укытучылары һәм әти-әниләре арасында «А'дан Я'га кадәр сәламәт туклану» проектына старт биреләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә «Сәламәт туклану» проектының әйдәп баручы координаторы Валентина Богомолова хәбәр итте.

 

Бүген бөтен дөнья буенча 340 млн бала симеру белән авырый. Табиблар сүзләренчә, соңгы елларда Россиядә дөрес тукланырга теләмәүчеләр саны арта. Проектның максаты — кече яшьтән балаларда сәламәт гадәтләр булдыру.

Әлеге проблема белән көрәшер өчен мәгариф, психология өлкәләре белгечләре белән берлектә «Милли ачык мәктәп» интерактив курсын барлыкка китергәннәр.

«Курс 11 дәрестән тора. Һәр дәреснең үз планы бар. Безнең өчен баланы кызыксындыру мөһим, шуңа күрә курс барышында балалар компьютерлар һәм планшетлар, ягъни заман технологияләре ярдәмендә дөрес тукланырга өйрәнәләр. Максатыбыз — балаларга дөрес туклануның мөһим һәм кирәк икәнен аңлату», — ди Валентина Богомолова.

Проект илнең 28 регионында эшләп килә. Бүген 25 меңнән артык укучы әлеге проектта катнаша. Моңа кадәр үткәрелгән курс 6 мең укучыны үзенә җәлеп иткән булган. «Катнашкан укучыларның 75 проценты дөрес туклана башлады. 84 процент бала гадәтләрендә ата-аналары үзгәреш күргән», — ди оештыручылар.

«Сәламәт туклану» проектында мәктәп укучылары катнаша ала. Моның өчен zdorovoe.menu сайтында гариза язарга кирәк. «Сүз уңаеннан, курсны татар теленә тәрҗемә итү буенча сөйләшүләр алып барыла», — дип өстәде координатор.

https://tatar-inform.tatar/news/society/27-11-2019/tatarstanda-s-lam-t-tuklanu-proektyna-start-birel-ch-k-5696491

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев