Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тукай районындагы бөтен йорт кошларын юк итәргә әйттеләр

Калмаш авылында кош гриппы чыганагы ачыклануга бәйле рәвештә, Татарстанның Тукай районындагы бөтен йорт кошларын юк итәргә чакырдылар.

 

Тукай районында узган гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында шул хакта хәбәр ителде.

Хәзер Калмаш авылында йорт кошларын яндырып юк итәләр. Билгеләп үтелгәнчә, әлеге авыруның районда таралуына юл куймау максатыннан шундый чара күрелгән.

Югары Байлар, Калмаш авыллары һәм Яңа бистәдән тыш, ветеринарлар районда йорт кошлары асраган барлык кешеләрне якындагы ике көндә аларны суярга чакырды.

Йорт кошларын дүрт айдан соң кабат асрый башларга мөмкин. Район хакимияте халык моны аңлар дигән ышаныч белдерде, чөнки кош гриппын уртак тырышлык белән генә җиңәргә мөмкин. «Районыбызның иминлеген бергәләп саклыйк», — диелә Тукай районының рәсми Instagram-аккаунтында.

Тукай районында кош гриппы 19 ноябрьдә бытбылдык фермасында ачыкланган. Барлыгы 42 мең бытбылдык, 10 мең чеби, 48 мең йомырка һәм 171 мең килограмм ит юк ителүе турында «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткән иде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә республиканың барлык кошчылык фермаларында контрольне көчәйтергә чакырды.

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев