Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Зеленая Роща китапханәсендә пионерия дусларын җыйды

19 май - Пионерия хәрәкәтенә 100 ел тулган көндә Зеленая Роща китапханәсендә кызыклы чара узды

"Пионерия дусларын җыя" исемле чарага актив укучылар һәм "Рябинушка" клубына йөрүчеләр җыелды.

Уку залында пионер җырлары яңгырады. "Без дә пионер булган идек" презентациясе тәкъдим ителде. Презентациядә төрле елларда пионер булган укучыларның фотолары күрсәтелде.

Җыелган кунаклар арасыннан дружина советы председателе дә сайладылар, пионер сборы үткәреп алдылар. Пионер девизлары, пионер антларын, пионер атрибутларын, шул чордагы шигырьләрне искә төшерделәр. "Пионер еллары җырлары" конкурсында иң күңеллесе булгандыр. Алар әле хәзер дә хәтерлиләр ул җырларны.

Чарада катнашучылар элек походларга йөрүләрен искә төшерде, учак ягуларын сөйләделәр. Китапханә хезмәткәрләре пионер учагы имитациясен дә ясап куйган. Алар аннары элекке елдагыча учакта пешкән "пионер бәрәңгесе" белән сыйланды , "Буратино" лимонадыннан авыз иттеләр.

Соңыннан бергәләп "Взвейтесь кострами синие ночи" җырын башкардылар.

фотолар: китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X