Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Илназ Сафиуллин: «Хәзер чит илдә яшим»

Зиннур Сафиуллин белән Илназ Сафиуллин “Татар җыры”нда бергә чыгыш ясадылар. Зиннур Сафиуллин җырларыннан торган поппури башкардылар.

- Илназ, сезне күрүебезгә бик шат. Кайда югалдыгыз?
- Беркая да югалмадым. Күрше Дубай шәһәрендә яшим, эшлим. Гаиләм дә шунда. Әти-әниләр, туганнар барысы да туган якта. Зур чараларда чыгыш ясар өчен кайтырга тырышам. Ләкин тамашачы ишетмәгән җырларым бик күп. Аларны радиога бирәм. Читтә яшәсәм дә, күңелем белән туган якта. Кызганыч, хәзер күп кенә артистлар җырларның авторларын әйтми. Композитор, шагыйрьләр исән-сау булганда аларны сәхнәгә чыгарырга кирәк.

- “Алтын Барс”ны берне генә бирделәр. Сез бу бүләкне әтиегезгә калдырасызмы?
- Әлбәттә, бу бүләк әтинеке. Ул, чыннан да, лаеклы шәхес. 30 елдан артык иҗат белән шөгыльләнә. Билгеле, бу бик зур хезмәт.

- Зиннур әфәнде, иҗат эше дәвам итәме?
- Аллаһка Шөкер, иҗат гөрләп тора. Яшьләр дә, өлкән буын җырчылары да мөрәҗәгать итәләр. Барысы белән дә эшлим. 

- Илназ, туган якка еш кайтасызмы?
- Ике көнгә генә кайттым. Ярты елга бер кайтырга тырышам. Билет бәяләренә карап тормыйбыз, барыбер туган як сагындыра. Тик Дубайда эш күп. 

- Улыгыз чит илдә яши. Сагындырадыр...
- Сагындыра инде. Аеруча оныкны күрәсем килә. Һәрвакыт элемтәдә, сөйләшеп, аралашып яшибез. Бик сагынган вакытларда улым кайтып җитә бит (көлә). Үзебез дә кунакка барабыз. 

"Ш,К,"

Фото: Илназ Сафиуллинның ВКонтакте шәхси битеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев