Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Римма Ибраһимова: «Балаларның гаиләсенә кысылмыйм»

Җырчы Римма Ибраһимова белән әңгәмә...

- Ирегез ни сәбәпле вафат булды?
- Бик каты йөткерә башлады. “Табибка бар инде”, - дип әйтеп тордым. Тыңламагач, үзем яхшы танышым янына алып бардым. Табиб: “Ирегезнең хәле авыр”, - диде. Хастаханәдән кайткач бүлмәгә кереп үкси-үкси еладым, борчылдым. Дарулар да эзләп карадык, тик соң иде. Иремә: “Барысы да яхшы булачак”, - дип әйттем. Авыр булды, тик мин күңелдәге хисләрне күрсәтмәдем. Сабыр, нык булырга тырыштым. Күз яшьләре генә барысын да үзгәртә алсын иде... Ирем белән яңа елны каршы алдык. Ул берничә көннән бакыйлыкка күчте. 60 яшь тә тулмаган иде әле. 

- Гомер көзендә таяныч, терәк булсын дип янәдән гаилә кору турында уйланмадыгызмы?
- Юк инде, андый уйлар башка да кермәде. Балаларым, оныкларым янында булам. Ирем белән дә талашып, сугышып яшәмәдек. Безнең холыкларыбыз да охшаш иде. Бер-беребезне яраттык, хөрмәт иттек.

- Сез бик көчле хатын-кызга охшаган. Бу, чыннан да, шулаймы?
- Үзеңне һәрвакыт нык тотарга кирәк. Тормыш - уен-көлке түгел. Җебеп торсаң, таптап та китә алалар. Әмма мин йомшак күңелле кеше. Авыр сүз әйтә алмыйм.

- Улыгыз Фәрит сәхнәдә бик актив чыгыш ясый башлаган иде. Берникадәр югалып та торды. Сез иҗатына каршы килмәдегезме?
- “Үзең ничек телисең, шулай эшлә”, - дип әйттем. Балам җырчы булыр дип уйламадым. Фәрит институтта укыганда ук сәләтен күрсәтә башлады. Аның концертына баргач кына: “Карале, әйбәт җырлый икән бит”, - дип уйлап куйдым. Ул күп җырларны үзе иҗат итә. Сәхнәдән югалуының сәбәбен мин аңлап та бетермәдем. Сәхнәдән арган булгандыр. Үз эшен башлап карады. Аның да нинди хәлдә булуын белмим. Балаларымның тормышына кысылмыйм. Хәзер Фәрит белән Ландыш концертларга да бик еш йөриләр, чыгыш ясарга да чакырып торалар, шөкер.

- Ландыш белән мөнәсәбәтләрегез нинди? Сез усал кайнанамы?
- Аларның гаиләсенә кысылмыйм. Һәркемгә дә шулай эшләргә киңәш итәм. Кешеләр арасында булган мөнәсәбәтләрне җайларга тырышсаң да, гаепле каласың. Дәшми калу – мең алтын. Ландыш – акыллы хатын-кыз. Фәрит белән бик матур гаилә кордылар. Балалар тәрбиялиләр. Минем янга кунакка киләләр.

- Кызыгыз Ләйсәннең гаиләсе бармы?
- Кызымның ире урыс егете. Татарча өйрәнә әле. “Әни”, - дип эндәшеп тора. Кияү бик тәрбияле егет. Кызым белән бәхетле тормыш алып баралар. Аларның бәхетенә мин дә куанам.

- Ничә оныгыгыз бар? Аларның кайсы сезгә күбрәк охшаган?
- 6 оныгым бар. Аларның һәрберсенең үз холкы инде. Ләйләне аеруча миңа охшаталар. Ул бер дә оялып тормый, сәхнәдә чыгыш ясый. Фәлсәфи фикерләр дә әйтеп куя әле. Бәлки, тормышын сәхнә белән бәйләр.

- “Мин идеаль әби түгел”, - дип әйткәнсез. Ни өчен?
- Гел балалар янәшәсендә була алмыйм. Һәрвакыт хәрәкәтләнеп торам. Музыка көллиятендә дәресләр дә алып барам. Соңгы арада Ләйсәнгә ярдәм итәргә тырышам. 2 яшьлек баланы калдырып китеп булмый. Оныгым янына барам, Ләйсән эшләрен эшли. 

- Сез бәхетлеме?
- Балаларым, оныкларым сау-сәламәт булганда бик бәхетле. Мин тормыштан канәгать. Безнең дә гомер мәңгелек түгел. Бер чор кешеләре арабыздан китеп бара. Хәерле генә булсын. Кеше интектерергә язмасын инде. Әлегә зарланырга хакым юк. Чабып йөрим. Яшисем килә һәм яшәргә тырышам да. 

"Ш.К."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев