Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

“Африка” салаты

Салат ясый башласаң, нинди генә салатлар юк. Кайсын ясарга дип баш ватасың. Сезгә яңа төрле салат тәкъдим итәбез.

"Африка" салатын ясау өчен кирәк булачак: 

 250 гр тавык ите, 1 шт киви, 1 шт алма, 40 гр сыр, 2 пешкән йомырка, 70 гр кореяча кишер, тәменчә тоз һәм майонез кирәк була. Тавык итенең яртысын пешереп, вак итеп турарга, тоз һәм борыч сибәргә.

Әзерләү:

Салатның беренче катламы итеп салырга һәм өстенә майонез сыларга.  Кивины ярымбоҗралап кисәргә һәм тавык өстенә төзәргә. Йомырканы пешереп агы белән сарысын аерырга. Агын угычтан чыгарып, киви өстенә салырга. Майонез сыларга. Алманы угычтан чыгарып, йомырка өстенә салырга. Алма өстенә угычтан чыгарылган сырны салырга, майонез сыларга. Сыр өстенә туралган кореяча кишер салырга, майонез сыларга. Аның өстенә йомырка сарысын угычтан чыгарып саласы. Салатны киви белән бизәргә мөмкин. 

"Ш.К." сайтыннан

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев