Лениногорскида СВО хәрбиләре өчен оекбашлар бәйләү остаханәсе эшли
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида СВО хәрбиләре өчен оекбашлар бәйләү остаханәсе эшли

Төрле яклап ярдәм.

Мондый җылы әйберләр бәйләү-тегү мастерское Лениногорск Ветераннар советы каршында оештырылды, "Магия рукоделия" дип аталган клубны оста куллы Әлфия Мостафина җитәкли.

"Хәзер без солдатларыбызга җылы оекбашлар бәйләр өчен җепләр сатып алдык. Инде бәйли белгән яисә бәйләргә өйрәнергә теләгән кешеләргә мөрәҗәгать итәбез. Кемнең дә булса җебе булса, без теләсә нинди ярдәмнән баш тартмаячакбыз. Җылы аралашу, ягымлылык, бәйләү тәҗрибәсен тапшыруны без гарантиялибез! Бу чакыруны таныш-белешләрегезгә, якыннарыгызга җиткерегез! Алда салкын айлар һәм солдатларыбызга оекбашлар, окопларда да, госпитальләрдә дә бик кирәк", — ди Әлфия Миннивалеевна.

Кул эшләре клубы сишәмбе көнне сәгать 10нан Лермонтов урамы, 48 адресы буенча эшли. Элемтә өчен телефон: 8-986-841-83-14.


Нет комментариев