Әле мондыйны ясаганыгыз юктыр:  икра рецепты
Аш-су бүлмәсендә

Әле мондыйны ясаганыгыз юктыр: икра рецепты

Сез көткән икра яки аджика рецепты калдырып үтәм, дускайларым.

Аш-су остасы Мәрьям Миңнегуловадан рецепт.

3 кг кабачки 

4 яки 5 болгар борычы 

1/3 ен гена әче борыч (яратсагыз күбрәк тә сала аласыз) 
1 стакан тулар тулмас сарымсак (мин ярты стакан гына салам, острый ашамыйбыз) 

Мясорубкадан чыгарабыз барысын бергә. 
Аннары шулар өстенә:
1 стакан песок 

1 стакан тулар тулмас кенбагыш мае 

2 аш калагы тоз 

480 гр «кух мастер» томат пастасы салып бер сагать кайнатабыз. 

1/3 стакан 9 процентлы уксус салып тагы 3 минут кайнатып алабыз да парландырылган банкаларга салып 
ябып куябыз. 

https://vk.ru/wall-130704484_55378

фото: Заман сулышы

 


Нет комментариев