Алмалы крамбл пешереп карыйбыз
Август- алмалар өлгергән чак. Алма пирогы гына түгел, алмалы крамбл да пешереп карыйк.
Кирәк (биш кешелек гаилә өчен)
500 г алма;
100 г көрән шикәр комы;
150 г он;
85 г атланмай;
60 г гадәти шикәр комы;
1 чәй кашыгы дарчин (корица);
35–40 г әстерхан чикләвеге.
Эш барышы
Атланмайны вак шакмакларга кисеп, суыткычның туңдыру камерасына куеп торабыз. Май бик салкын булырга тиеш
Әстерхан чикләвеген ваклап, коры табада 5 минут чамасы кыздырып алабыз. Болай аның тәме тагын да ныграк ачыла. Вакытыгыз чикле булса, чикләвекне кыздырмаска да мөмкин.
Алмаларның кабыгын әрчеп, шакмаклап турыйбыз. Шакмаклар артык вак булмасын. Крамбл өчен алманың катырак һәм әчкелтемрәк сортлары яхшы. Андый алмалар пешергәндә изелми.
Коры табага көрән төстәге шикәр комы, дарчин һәм туралган алмаларны салып утка куябыз. Шикәр, эреп, карамельләнә башлый. Алмалар йомшарып, суты бүленеп чыгу белән тагын бер тапкыр яхшылап болгатабыз да, табаны уттан алабыз. Алма кисәкләре карамель белән капланырга тиеш.
Тирән эчле савытка он, гадәти шикәр комы һәм туңдыргычтагы атланмайны алып, камыр валчыгы ясыйбыз. Монда бер мөһим сер бар: майны фәкать чәнечке белән генә изәргә кирәк. Югыйсә май кул җылысыннан эреп, камыр кетердәвек булмый.
Крамблны аерым-аерым кечкенә формаларда да, зур табада да әзерләргә мөмкин. Форма төбенә башта әзер алмаларны салабыз. Аннары кыздырган чикләвекне кушабыз. Теләсәгез, алма белән чикләвекне күбрәк тә алырга була.
Чикләвек өстенә камыр валчыгын түшибез һәм табаны алдан ук 180 градуска кадәр кыздырылган мичкә куябыз.
Крамбл якынча 25 минуттан әзер була, һәркемнең миче төрлечә пешерә, аны да исәпкә алыгыз.
Гадәттә, кайнар крамблны табынга салкын туңдырма белән чыгаралар. Алай тагын да тәмлерәк. Монысы инде баллыны яраткан кешеләр өчен.
фото: «Заман сулышы»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев