Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

“Ап-ак карда — кара энҗеләр” салаты

Бу тәмле салатны көндәлек өчен дә, Яңа ел табынына да ясасагыз була.

Бу тәмле салатны әзерләү өчен 200 грамм пешкән ит, 3 йомырка, 100 грамм каты сыр, 80 грамм әстерхан чикләвеге, төшсез виноград, тәменчә тоз һәм майонез кирәк булачак.

Сыер яки бозау итен тозлы суда пешерергә. Нечкә итеп саламлап кисәргә. Әстерхан чикләвеген вакларга. Йомырка белән сырны эре кыргыч аша чыгарырга.

Бу салатта һәр аерым ингредиентны майонез белән бутарга кирәк булачак. Аннары катламнар белән салырга.

Башта майонез белән итне бутарга һәм беренче катлам итеп салырга, аннан чикләвек, сыр, йомырка салына. Иң өске катламны майонезсыз гына сыр белән бизәгез, ә уртасында кара виноград тезегез, аның өстенә шулай ук аз гына сыр сибегез.

Бу салат бик матур һәм искиткеч тәмле була. Яңа ел табынының бизәге дә булачак әле ул. Әзерләп карагыз, сезгә дә ошар, дип уйлыйбыз.

"Кызыл таң" сайтыннан

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев