Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Аш-су әзерләгәндә тозны ничек дөрес салырга?

Тоз куллану серләре.

Итле шулпага тозны — әзер булырга ярты сәгать кала, балык һәм яшелчәле шулпаларга — пешерә башлаганда, ә гөмбәгә пешеп чыкканда салалар.

Иткә тозны кыздырылган табага салыр алдыннан гына сибәләр.

Әгәр сез балык яисә итне гарнир белән аерым блюдо итеп әзерлисез икән, аларга тозны пешеп чыгар алдыннан гына салалар.

Балыкка кыздырыр алдыннан 10-15 минут кала тоз сибеп сеңдерәләр.Шул рәвешле әзерләнгән балык таралып тормый.

Бавырны тозламыйча гына кыздыралар, тозласаң, ул каты була.

Тозлы кәбестәдән щи пешергәндә тозны кәбестә пешеп чыккач кына салалар. Шулай итмәгәндә аш тозлы булырга мөмкин.

Яшелчәләрне, аш чөгендере һәм яшел борчактан тыш, тозлы суда пешерәләр (1 литр суга 10 грамм тоз).

Фарш өчен әзерләнгән кәбестәгә тоз салмыйлар.

Борчак һәм фасольгә тозны алар пешеп йомшаргач кына салалар. Кабыгы әрчелгән бәрәңгегә тозны — суы кайнап чыгу белән, ә “мундирлы” бәрәңгегә пешерә башлаганда салалар. Бәрәңге кыздырганда тозны башта ук салалар, шулай иткәндә ул тәмле була.

Салатларга тозны аларны өстәлгә куяр алдыннан гына сибәләр. Алдарак тоз сипсәң, яшелчәләр сут бүлеп чыгара, нәтиҗәдә, витаминнары югала, салатны төсе дә үзгәрә.

Күпме тоз кирәк? 1 килограмм ит, яки балык фаршына — 2 аш кашыгы; 1 килограмм ярмага (суда пешерелгән боткага) — 2 чәй калагы (әгәр сөттә пешерелсә, тоз ике тапкыр азрак салына); төче камырга — 1 килограмм онга 1 чәй калагы салына.

http://agryz-rt.ru/news/ash-su/ashau-zerlgnd-tozny-nichek-dres-salyrga

https://www.pexels.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ашау әзерләгәндә тозны ничек дөрес салырга?