Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Баклажанлы салат ясыйбыз

Кирәк булачак: 2,5 кило помидор, уртача зурлыктагы 8 кишер, 3 баклажан, 6 татлы борыч, 200 г үсемлек мае, 1 әче борыч, 2 баш сарымсак, 200 г шикәр комы, 1 аш кашыгы (өеп) тоз.

Помидорны — иттарткычтан, кишерне — эре тишекле угычтан чыгарабыз. Баклажанны, татлы борычны — озынча итеп, әче борычны, сарымсакны ваклап турыйбыз.

Помидорны зуррак кәстрүлгә салып, 15 минут кайнатабыз. Кишер, тоз, шикәр комы, май өстәп, тагын 15 минут кайнатып алабыз. Шуннан баклажан, татлы борыч, әче борычны салып, тагын 15 минут утта тотабыз. Ахырда сарымсак һәм 4 аш кашыгы аш серкәсе өстәп, 3–4 минут кайнатабыз.

Парландырылган банкаларга тутырып, өстен тимер капкач белән борып ябабыз.

Нурлисә Шиһапова рецепты

"Ватаным Татарстан" сайтыннан

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев