Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Баллы чәк-чәк рецепты

Чәк-чәк пешерү җиңел түгел ул, я ярыла, я майлы була. Түбәндәге рецепт буенча чәк-чәк уңышлы килеп чыга.

3 йомырка, 3 йомырка сарысы, 1 бал калагы майонез, чеметем тоз, ярты бал калагы камыр көпшәкләндергеч алына.

Токмач камыры кебек камыр басарга да 3 җәемгә бүләргә кирәк. Бик юка итмичә генә 5 миллиметр калынлыкта җәяргә. Кисәргә уңайлы булсын өчен камырны бераз киптереп алырга мөмкин. Җәймәне тасмалап кисегез. Токмачтан калынрак итеп, тагы кискәләргә кирәк. Арытаба кызган майда тиз арада пешереп алырга.

Чәк-чәкне катыру өчен 100 миллилитр су, 200 грамм шикәр комы кушып, 7-8 минут кайнатыгыз. Арытаба 3 аш кашыгы бал кушарга һәм тагын 3- 4 минут кайнатырга кирәк. Әзерлеген белер өчен салкын суга тамызып карагыз. Суда сироп җәелеп китмәсә, әзер дигән сүз. Сиропны чәк-чәкнең өстенә салып, болгатып, савытларга өеп, катырып куябыз.

"К.Т."

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев