Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
Аш-су бүлмәсендә

Чәй янына тәмле десерт рецепты

Якыннарны сыйлыйк

Десерт өчен кирәк булачак:

    Ярты кило зефир, 20 процентлы каймак, 2 банан, 2 әфлисун, 2 киви, 200 г бакча җиләге (катырган карлыган яки башка әчкелтем җиләк-җимеш белән алмаштырып була), десертны бизәү өчен бер уч кара бөрлегән (ежевика) яки кура җиләге (катырганы да ярый), шоколад кирәк.

Эш барышы:

1. Бер чынаяк кайнар су әзерләп куегыз. Зефирны кискәндә пычакны шул суга чылатып алыгыз — ябышмыйча киселер.

2. Әзерләнгән ингредиентларны зур сай тәлинкәгә кат-кат итеп тезәбез: тәлинкә төбенә җәелгән зефир телемнәре өстенә каймак сөртәбез дә түгәрәкләп киселгән киви тезеп чыгабыз.

3. Икенче кат зефир өстенә дә каймак сөртеп, банан телемнәрен тезәбез. Өченче кат зефир һәм каймак өстенә телемләнгән бакча җиләген җәябез.

4. Дүртенче кат зефир һәм каймактан соң — әфлисун түгәрәкләре.

5. Соңгы кат зефир кисәкләренә дә мул итеп каймак сөртеп, өстен кара бөрлегән белән бизибез һәм вак итеп уылган шоколад сибәбез

http://atnya-rt.ru

фото: Телеграм -бот ярдәмендә генерацияләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев