Чия вареньесы рецепты
Аш-су бүлмәсендә

Чия вареньесы рецепты

Аш-су остасы Мәрьям Миңнегуловадан чия вареньесы рецепты.

«Чия вареньесын калдырып үтәм, мин бу рецептны күптәннән саклаганмын, үземчәрәк үзгәртеп кайнаттым барыбер, сезгә дә тәкъдим итәм. 

1 стакан су кайнаттым, шуңа салдым 1 стакан чия, 1 стакан шикәр комы, кайнап чыга. Тагы салам 1 стакан чия, бер стакан шикәр комы кайнап чыга. Шулай итеп 9 стаканга хәтле салып кайнатып чыгарып эшлибез дә, 15 минут кайнатабыз.

Сүндерәбез шушы массага 4 стакан шикәр комы салып яхшылап болгатабыз. Бик шәп чыга торган варенье!» – дип яза үзенең социаль челтәрендә.

 

фото: ясалма фәһем ярдәмендә


Нет комментариев