“Дамские пальчики” салаты
Аш-су бүлмәсендә

“Дамские пальчики” салаты

Майонез урынына каймак та кулланырга мөмкин.

Анда 2 йомырка, 400 грамм пешкән ит, 2-3 яшел алма, 1 зур тәлгәш “Дамские пальчики” винограды, каты сыр кирәк.

Йомыркаларны вак итеп турыйбыз, алманың кабыгын әрчеп, эре кыргычта кырабыз.

Алма каралып китмәсен өчен өс­тенә лимон согы сыгабыз. Виноградны юып корытабыз.

Сырны эре кыргычтан кырабыз һәм барлык ризыкларны бергә кушып, майонез белән болгатабыз.

https://tatvestnik-t.ru/articles/ash-su-retseptlary/2022-05-18/b-yr-m-tabynyna-t-mle-salat-2808198

 


Нет комментариев