Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Эремчекле грушалы шарлотка рецепты

Көзен алма шарлоткасы – иң еш пешерелә торган ризыкның берсе.

Кемнәр төрлелек ярата, камырга эремчек кушарга мөмкин. Алма урынына груша да салырга була.

150 грамм шикәр комы, 4 йомырка, чеметем тоз салып миксер белән күпертергә. Шул массага 300 грамм эремчек, 150 грамм атланмай өстәргә һәм миксер белән болгатырга. Аннары чама белән он һәм 1 кап камыр көпшәкләндергеч салып, кашык белән болгатырга.

Мин камырны куерак ясыйм һәм табага салгач кашык белән тигезлим.

Аннары камырга телемләп киселгән груша батырып чыгарга.

180 градуска кадәр кызган духовкада 40 минут чамасы пешерергә.

Әзер шарлотканы кисәргә һәм өстенә шикәр оны (сахарная пудра) сибәргә.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Чыганак: ИНТЕРТАТ

 http://arskmedia.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев