«Гөлтан» салаты (пешкән тавык ите һәм гөмбә белән)
Кирәк: * пешкән тавык түше; * 5 йомырка; * 5 аш кашыгы майонез; * 300 г маринадлаган гөмбә; * ярты баш суган; * 1 зур учма укроп; * 2 кыяр.
Бизәү өчен:
* 5 бүдәнә йомыркасы;
* 1 кызыл борыч;
* петрушка.
Эш барышы:
Тавык түшен ваклап турыйбыз.
Суганны турап, әчелеге бетсен өчен 5 минут кайнар суда тотабыз.
Йомырканы эре угычтан уып, майонез белән катнаштырабыз.
Кыярны – вак шакмаклап, укропны ваклап турыйбыз.
Зур сай тәлинкәнең төбенә тавык итен салып, йомыркалы майонезның өчтән бер өлешен ит өстенә ягабыз.
Суганның суын агызып, кыяр белән катнаштырабыз һәм йомыркалы майонез өстенә түшибез.
Кыяр өстенә мул итеп укроп сибеп, өстенә йомыркалы майонез ягабыз.
Чираттагы рәткә суы сөзелгән гөмбә салына. Аның өстенә йомыркалы майонез ягабыз.
Салат өстен ярым боҗралап туралган кыяр, кызыл борыч һәм урталайга бүленгән бүдәнә йомыркалары белән бизибез.
http://www.syuyumbike.ru/news/salat/lysn-khmitovadan-gltan-salaty фото һәм мәгълүмат алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев