Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Гөмбә белән кышкылыкка салат

Гөмбәне җыю гына түгел, тәмле итеп әзерли белергә дә кирәк. Кышкылыкка гөмбә әзерләү рецепты.

0,5 литрлы банкага: 450 г гөмбә, 25-30 мл үсемлек мае,10 г аш серкәсе эссенциясе, яшел тәмләткечләр, 2шәр бөртек хуш исле һәм кара борыч, 0,5 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 аш кашыгы тоз.

Гөмбәне чистартып, агып торган суда юарга. "Эшләпә"ләрен, "аяк"ларын кисәргә. Тозлы суга салып пешерергә. Су үтә күренмәле булса, гөмбә пешеп җиткәнне аңлата. Үсемлек мае, аш серкәсе, хуш исле һәм кара түгәрәк борыч, ваклап туралган яшел тәмләткечләрдән соус ясарга.

Банкаларга гөмбәне тутырып, шуңа кайнар соусны коярга. 0,5 литрлы банкаларны сулы ваннада 40 минут чамасы стерильләштерергә. Капкачлап, суынганнан соң, салкын урынга куярга.

"Яңа тормыш"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев