Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Гөреҗдә (грузди) гөмбәсе маринадлау рецепты

Гөмбә җыю сезоны бара. Халык бер дә тик ятмый. Гөмбәне җыю гына түгел, тәмле итеп әзерли белергә дә кирәк бит әле. Мәсәлән, гөреҗдә (грузди) гөмбәсен маринадлау рецептын тәкъдим итәбез.

1 кг гөмбә өчен: 75 г су, 25 г аш тозы, 1 стакан 6 процентлы аш серкәсе.

Чистарткан, юган гөмбәне тишекле чүмечкә салырга, берничә тапкыр салкын суга тыгып алырга да маринадка салып пешерергә. Моның өчен эмаль кәстрүлгә 75 г су, тоз, аш серкәсе салып кайнатырга. Барлыкка килгән күбекне җыеп алырга.

Пешкән вакытта гөмбәдән сок бүленеп чыгачак. Гөмбә кәстрүл төбенә төшә башлагач, 10 г шикәр комы, 2 г лимон кислотасы, 6 бөртек хуш исле борыч, лавр яфрагы, 1 г корица салып, бераз ут өстендә тотарга.

Шуннан соң банкаларга тутырып, 0,5 литрлыларны - 20 минут, 1 литрлыларны 25 минут сулы ваннада кайнатырга. Капкачын ябып, кышка сакларга куярга.

"Яңа тормыш"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев