Якташыбыз Зөлфирә Мортазинадан сәхәргә туклыклы эчемлек - хушап
Аш-су бүлмәсендә

Якташыбыз Зөлфирә Мортазинадан сәхәргә туклыклы эчемлек - хушап

Ясап карыйбызмы?

Лениногорскида яшәүче Зөлфирә Мортазина сәхәргә туклыклы эчемлек ясап караган. Эчемлек рецептын башкалар белән дә бүлешә.

1 литр сөт кайнатырга куябыз.

15-20 данә  финикның төшләрен алып, сөткә салабыз һәм 25-30 минутлар сүлпән утта агач кашык белән әкрен генә болгата-болгата кайнатабыз (томить). Сүндереп блендер белән изәбез.

Суыткычка куябыз. Аннары әзер дә була. Сәхәргә менә дигән эчемлек.  Ясадым. Бик тәмле. Туклыклы. 

Сез дә ясап авыз итеп карагыз әле, дусларым!

 

фото: З. Мортазина


Нет комментариев