Үземә тавык ите белән ананастан ясалган ризык ошады, дип яза Зөлфирә ханым.
Әйдәгез, Зөлфирә Мортазина белән бергәләп әзерләп карыйк.
Әзерләү өчен кирәк:
Тавык ите - 0,5 кг
Ананас консервланган - 0,5 банкасы
Сыр - 100 гр
Суган - 1 данә (уртача)
Майонез - 50 гр
Каймак - 50 гр
Карри тәмләткече - 0,5 чәй калагы
Тәменчә тоз
Кыздыру өчен – сыек май
Эш барышы:
Итне 4 кисәккә бүлеп тукмаклыйбыз. Тоз сөртәбез. Ананасны 1,5 см итеп кисеп әзерләп куябыз. Суганны ярым түгәрәкләп кисеп, майда кызарганчы кыздырып алабыз.
Аерым савытта каймак + майонез + каррины туглыйбыз. Табага пешерү өчен кәгазь җәеп итләрне урнаштырабыз. Һәрбер ит өстенә кыздырылган суганны, ананасны салгач, каймаклы-майонезлы соусны сибәбез һәм теркаланган сырны салабыз.
Духовкада 180°лы кызулыкта 20-25 минутлар пешерәбез.
Гарнирга мин төелгән бәрәңге белән әзерләдем.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Нет комментариев