Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Якташыбыз Зөлфирә Мортазинадан вак бәлеш рецепты

Лениногорскида яшәүче Зөлфирә Мортазина “Гаилә табыны” марафонында катнашты.

Марафон шарты буенча көн саен төрле ризыклар пешереп, аларның рецептын социаль челтәргә куеп барырга кирәк.

Марафонның бер көнендә ул вак бәлеш пешерде. “Вак бәлеш итле-бәрәңгеле дә, ит белән дөгеле дә, дөге белән җимешле дә булырга мөмкин. Бүген мин дөге һәм җимешле вак бәлеш пешерергә булдым», - дип яза Зөлфирә ханым.

Камыр өчен:  он, күкәй, кефир, көнбагыш мае, тоз, сода, шикәр комы кирәк. Барысы да чама белән генә алына.  Шуларны бергә болгатып, камыр бастым. Камыр ял иткәндә, эчлеген ясадым: дөгене бүрттереп, йөзем, күрәгә, кара җимеш, шикәр комы, йомшарган сыер мае салып бутадым.

Камырны бүлгәләп, җәеп вак бәлешләрне ясап, духовкага куйдым.

Бик матур да, тәмле дә килеп чыктылар.

Ашларыгыз тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев