Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

«Яңа ел бизәге» салаты

Сезнең өчен яңа төрле салат рецепты.

Салат өчен кирәк булачак: 

250-300 г тавык ите;

5-6 бәрәңге;

4 йомырка;

4 кыяр;

50 грамм вакланган әстерхан чикләвеге;

50 грамм курага яки кара җимеш;

майонез.

Салатны бизәү өчен: бер банка консервланган борчак, каты сыр, гранат.

Салатны әзерләү:

Бәрәңгене, тавык итен һәм йомырканы алдан пешереп куябыз. Бәрәңгене, йомырканы, кыярны эре кыргыч аша чыгарабыз, тавык итен һәм караҗимешне вак кисәкләргә турыйбыз. Аннары турыпочмаклы формалы зур гына тәлинкә алабыз, аны азык-төлек пленкасы җәябез һәм ингредиентлар тезә башлыйбыз:

Игътибар итегез! Турыпочмаклы савыт салатны рулет итеп төрергә мөмкинлек бирәчәк. Салат катламлап ясала: 

1 нче катлам — бәрәңге,

2 нче катлам— тавык ите,

3 нче катлам — йомырка,

4 нче катлам— кара җимеш,

5 нче катлам — кыяр.

Һәр катлам арасына майонез ягабыз, салатны рулет итеп төрәбез һәм пленкага урыйбыз. Берничә сәгатькә суыткычка куеп торабыз.

Салатны алгач, бөтен яклап майонез сөртәбез. Бизәү өчен ингредиентларны бераз диагональ полосалар буенча урнаштырабыз. Матур да, тәмле дә булган бу салат Яңа ел табынын ямьләп торачак.

"ӘЛЛҮКИ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев