Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

«Яңа ел итекләре» салаты

Яңа ел өстәлен тәмле, үзенчәлекле бизәлгән салатлардан башка күз алдына да китереп булмый.

"Яңа ел итекләре" салаты рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәк булачак:

Тавык филесы-200 г.

Каты сыр-100 г

Йомырка — 2 данә

Кызыл суган −0,5 данә

Гранат (зур) — 0,5 данә.

Майонез-100 г

Шикәр — 1 С. л.

Тоз —тәме

Кара борыч — тәменчә

Салатны ясау:

Тавык филесын әзер булганчыга кадәр пешерергә, суытырга. Йомырканы йомры килеш пешерергә (8-10 минут), суытырга.

Кызыл суганны ваклап турарга, шикәр һәм кара борыч тәменчә салырга. 

Сырны эре угычтан уарга.

Йомыркаларны чистартырга. Берсенең агын аерырга, калганын эре угычтан уарга.

Суынган тавык филесын эре кисәкләп турарга.

Суган, йомырка, сыр (беразын калдырырга) һәм тавык филесын болгатырга. Майонез кушарга. Салатны итек рәвешендә тәлинкәгә салырга. «Итек табанын» сыр стружкасы белән ясарга кирәк. Итекнең өстен вак уалган йомырканың агы белән бизәргә. «Яңа ел итеге» бәйрәм салаты әзер! Тәмле булсын! 

Фото: Лениногорск-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев