Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Яңа ел символы — «Аҗдаһа» салаты

2024 ел — Аҗдаһа елы килә. Интернет челтәрләрендә ел символы сурәтләнгән төрле салат рецептлары чыга башлады. Аларның берсен сезгә дә тәкъдим итәбез.

«Аҗдаһа» салатын ясау өчен кирәк булачак: 
200 гр кызыл икра
3-4 озын кыяр
500 гр краб таякчыгы
400 гр 5%лы эремчек
Укроп
Майонез
Тоз
Күзен ясар өчен бер зәйтүн (оливки)

Әзерләү: 
Краб таякчыкларын ваклап турарга, кызыл икраны, әзрәк туралган укропны, ярты эремчекне һәм майонезны кушып бутарга. Аерым бер савытта эремчек белән майонезның калганын бергә кушып, яшел краситель салып, буталап, әзерләп куярга кирәк. 

Кыярларны юып, киптереп, озынча һәм нәзек итеп кисәргә. Бер-икесенең бераз башын кисеп куярга, чөнки анысы баш өлеше булачак. 

Тәлинкәгә иң башта ике кечкенә генә кыяр кисәкләре куела, ул аҗдаһа башын ясаганда кирәк. Аннары озынча кыяр кисәкләрен төзеп чыгарга. Кыяр кисәкләре өстенә краб таякчыгы белән кызыл икра кушып ясалган эчлекне салып чыгарга һәм кыярны рулет сыман куеп, агач таякчык белән эләктереп куярга. 

Аҗдаһаның битен ясар өчен краситель кушып ясалган эремчек белән майонез боламыгын баш өлешенә куелган кыяр өстенә салып, аның бит формасын ясарга. 

Зәйтүннән күзләрен һәм борынын, ә пешкән кишер, яисә кыярдан канатларын ясарга мөмкин. 

Салат әзер, тәмле булсын.

Салат рецепты Екатерина Манцурова блогыннан

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев