Яңа ел табынына тавык рулеты ясап карыйк
Яңа ел табынына бик тә тәмле тавык рулетын тәкъдим итәбез.
Бу бик тә тәмле рулетны әзерләү өчен 1 килограмм тавык ите, 50 грамм кара җимеш (чернослив), 25 грамм сарымсак, йомырка, тоз һәм борыч кирәк булачак.
Тазартылган тавыкны буйга ярып, итен сөягеннән аерылар. Аннан җиңелчә генә суккалап йомшартырга, тоз һәм борыч сибеп, сарымсак сөртергә.
Кара җимешне суда җебетеп, төшен алырга. Юка итеп кенә йомырка җәймәсе әзерләргә. Өстенә әзер итне, шуннан туралган кара җимешне салырга һәм рулет итеп төреп, җеп белән бәйләп чыгарга кирәк. Рулетны тавык сөягеннән әзерләнгән шулпада 40-60 минут пешерергә һәм шунда суытырга.
Түгәрәкләп киселгән рулетны гарнир һәм яшелчәләр белән бизәп, табынга чыгаралар.
http://bavly-tat.ru/news/ash-su/iana-el-tabyna-tavyk-rulety
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев