Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Яңа ел табынына «Көнбагыш» салаты

Яңа ел табынына да, көндәлек ясар өчен дә бик тәмле «Көнбагыш» салаты рецепты.

Кирәк булачак: 

1 тавыкның түш ите
400 г гөмбә
1 баш суган
3 йомырка
150 г сыр
зәйтүн
майонез
чипслар

Әзерләү: 
Тавык итен һәм йомыркаларны пешерегез, гөмбә белән суган кыздырыгыз. «Көнбагыш» салатын тезә башлыйбыз.

Савыт төбенә туралган тавык итен тезегез, майонез ягыгыз;

икенче катка өстенә майонез ягылган шампиньон белән суган салына;

өченче кат эре угычта уылган
йомыркадан тора; шулай ук майонез ягыгыз;

дүртенче кат - вак угычта уылган сыр. Аның өстенә майонез ягылмый.

Зәйтүнне дүрткә бүлегез, сыр өстен бизәгез.

Өстәлгә чыгарыр алдыннан көнбагыш кырыйларына чипс­лар тезеп чыгыгыз, уртага исә вак угычта уылган йомырка сарысын сибегез.

«Көнбагыш» салаты әзер!

"Теләче информ"

фото: Салават Камалетдинов, Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев