Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Яңа төрле ысул белән кәбестә тозлыйбыз

Кәбестәне әчетеп тә тозлыйлар икән. Тозлау өчен ак башлы, тыгыз кәбестә алына.

Саламлап тураган 1 кг кәбестәгә  25 г тоз, артык зур булмаган уылган кишер, 1 чәй кашыгы шикәр комы, бер чеметем укроп орлыгы салып, суы чыкканчы уарга. 3 литрлы банкага тыгызлап тутырып, өстен япмый гына табакка утыртып куярга.

Суы бүленеп чыга башлагач, агач кашыкнын сабы белән баскаларга, тозлык шулай итеп кире банкага төшеп бетә. 3 көн бүлмә температурасында тотарга. Ул вакытта тозлык – бүленеп чыккан суы кайнамый башлый. Аннары салкынча урынга куярга. Көз, кыш айлары өчен менә дигән витамин.

"В.Т."

Фото: Лениногорск-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев