Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Җир җиләгеннән тәмле кайнатма

Халык татлы нигъмәт – җир җиләге җыя.

Кайнатма ысуллары.

Беренче ысул. Кайнатма өчен 1 кг чистартылган җир җиләге, 800 г шикәр комы алына.

Җиләк белән шикәр комын болгатып куярга һәм шикәре эресен өчен 3-4 сәгатькә калдырырга, ара-тирә болгаткалап алырга. Аннары сүрән утка куеп, кайнатып чыгарырга, суынгач тагын бер кайнатып алырга. Вак банкаларның барысын бергә духовкага куеп стерильләштерергә мөмкин. Кайнатманы 500-650 граммлы яки 1 литрлы банкаларга тутырырга һәм капрон капкач ябып, салкын урынга куярга.

Икенче ысул. 1 кг җиләккә 1 кг шикәр комы кирәк.

Җиләкне юып, өстенә шикәр сибәбез дә сигез-ун сәгатькә калдырабыз. Соңыннан җиләкне сүрән утка кайнатырга куябыз. Кайнауга кергәннән соң биш минут тотабыз. Уттан алып суытабыз. Аннары кабат биш минут кайнатабыз. Процедураны өч-дүрт тапкыр кабатлыйбыз. Кайнар кайнатманы банкаларга тутырабыз.

Өченче ысул. Җир җиләге – 4 стакан, шикәр комы – 4 стакан, лимон кислотасы 1 гр кирәк.

Җир жиләгенең төпләрен чистартабыз. Юып, сөлгегә җәеп киптерәбез. Җиләкләрне кайнатма әзерләнәчәк савытка салабыз, шикәр комы кушабыз. Алдан 1 аш кашыгы суда җебетелгән лимон кислотасы өстибез. Болай эшләү кайнатманы матур, куе төсле итәчәк. Җиләкләрне, үз суы бүленеп чыксын өчен, берничә сәгатькә яки төнгә калдырабыз. Вакыт узганнан соң савытны кечкенә утка куябыз һәм 5 минут кайнатабыз. Өстенә җыелган күбекне алабыз. Уттан алып, яңадан бер тәүлеккә калдырабыз. Икенче көнне утта тагын биш минут кайнатып алабыз. Кайнар килеш банкаларга тутырып, ябып куябыз.

http://shahrichalli.ru

Фото: редакция архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев