«КАБАЧКИ ПО-ТАТАРСКИ» ЯСЫЙБЫЗ
Аш-су бүлмәсендә

«КАБАЧКИ ПО-ТАТАРСКИ» ЯСЫЙБЫЗ

Әлеге рецептны якташыбыз Лилия Афандиева тәкъдим итте. Бәлки, кемдер шушы рецепт буенча кабачкиларын ясар, ди ул. “Ансат рецепт, яшь барган саен, эшне ансатлаштыру ягын карыйсың икән”, - ди Лилия ханым.

Димәк, “Татарча ташкабак” ясыйбыз.

Ингредиентлар:
• Кабачки — 2,5 кг
• Помидор — 1 кг
• Болга борычы— 500 г
• кишер — 400 г
• суган — 400 г
• сарымсак — 70 г
• шикәр комы — 120 г
• тоз — 2 аш кашыгы
• сыек май — 150 мл
• Уксус 9% — 100 мл

Әзерләү.

Помидор, борыч, кишер һәм суганны турагыз. Кәстрүлгә салыгыз. Май, шикәр һәм тоз өстәргә. 15 минут кайнатырга.

Ташкабакларны озынчарак итеп турагыз (картошка фри кебек). Соуска өстәгез. 25 минут томалап пешерегез. Сарымсак өстәгез. Уксус  салыгыз. Тагын 5 минут кайнатыгыз. Һәм стерильләштерелгән банкаларга салып , калай капкач белән ябып куегыз. 

фото: ясалма фәһем ярдәмендә

 


Нет комментариев