Кабачкидан котлет ясау ысулы
Аш-су бүлмәсендә

Кабачкидан котлет ясау ысулы

Тәмле була

Кирәк була: кабачки, кишер, йомырка, яшел суган, укроп, он, тоз, борыч, помидор, сыр, майонез, сарымсак.

Уртача зурлыктага кабачкины теркадан кырабыз һәм артык согы чыксын өчен тоз сибез болгатып куябыз,. 

Теркадан әзрәк кишер кырабыз. 10-15 минуттан кабачкиның согын сыгабыз. Ана кишер, укроп, яшел суган, 1 йомырка, 3-4 аш калагы он, тоз һәм борычлар сибеп масса әзерлибез.

Кызган табада кыздырып алабыз. Өстенә сыр, сарымсак һәм мойонез кушылган масса сылап, помидор куеп өстәлгә бирәбез. Тәмле булсын.

Тәнзилә Габдрахманова

Чыганак: https://baltaci.ru

 https://arskmedia.ru

 

 


Нет комментариев