Интернетта төрле рецептлар бар, мин менә шулай эшләдем, әйбәт чыга.
Биш килограмм кабактан ясадым. Кабакны әрчеп, бик эре булмаган кисәкләргә бүлдем. Шуның өстенә 11 литр салкын су салдым, кайнап чыкканда 6 әфлисунны иттарткычтан үткәреп салдым. Кайнады.
Кабаклар пешкәч, изелә башлагач 1,1 кг шикәр комы салдым, кайнаттым. Сүндереп вак дуршлаг аркылы сөздем дә 2 аш калагы тулыр-тулмас лимон кислотасы салып кайнатып чыгардым, күбеген җыйдым.
Әзер сокны стериль банкаларга тутырдым.
Автор: Мәрьям МИҢНЕГУЛОВА
Фото: Мәрьям Миңнегулова
Нет комментариев