Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Кабак белән дүртпочмаклар пешерәбез

Кабак белән дүртпочмаклар пешерү рецепты тәкъдим итәбез.

Камыр өчен:

1 стакан җылы су, 2 йомырка, 1 чәй кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 100 г акмай (эретеп), 3 аш кашыгы усемлек мае, чүпрә "люкс" 15 гр.

Әзерләү:

Башта аз гына сөткә 1 чәй калагы шикәр комы,1 аш кашыгы он, 15 гр чамасы чүпрә салып, кабартып алам, аннан шуңа калганнарын салып, камыр басам. 1 сәгать эчендә камыр әзер була.

Эчлек өчен кабакны, үрдәк итен, башлы суганны вак кына шакмаклап турадым. Барсын бергә кушам, тоз, борыч, төелгән зира өстәп, яхшылап болгатам. Эчлек әзер.

Дүртпочмаклар ясап, 180-200 градуслы мичтә 45 минут пешердем, дип уртаклаша рецепт һәм фото авторы - Зөһрә Вәлиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев