Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Кабактан цукат ясыйбыз

Кабактан нинди генә тәмле пироглар пешермибез дә, варенье, повидло һәм башка нәрсәләр ясамыйбыз. Ә менә цукат ясап караган бармы сезнең? Сезгә цукат ясау буенча рецепт тәкъдим итәбез.

Кирәк булачак:

1 кг кабак, 500 г шикәр комы,

1/3чәй кашыгы лимон кислотасы,

1әфлисунның согы һәм кабыгы,

теләк буенча 1 таяк дарчин (корица).

Өстенә сибү өчен шикәр пудрасы.

Эш барышы:

Кабакны шакмаклап турарга. Шикәр комы сибеп болгатырга һәм төн буе тотарга. 1 әфлисунның согын һәм кабыгын салырга, лимон кислотасы өстәргә. Дарчин да салырга була, ул кабак тәмен бетерә, мин салмадым, чөнки корицаның тәмен яратмыйм.

5 минут кайнатырга, кашык белән болгатмагыз, төбенә утырмасын өчен әледән-әле кәстрүлне аз гына селкетеп җибәрү җитә. Капкачын каплап суытырга. Шулай өч тапкыр кабатларга.

Йомшарган кабакларның согын саркытырга. Пешкән кабакларны пергамент (силиконлы пергамент алыгыз) җәелгән аслыкка тигезләп салырга һәм 120 оС кызулыктагы духовкада киптерергә. Мин электр киптергечендә киптердем.

Әзер цукатлар өстенә шикәр пудрасы сибеп, коры банкага яки капкачы ябыла торган контейнерга тутырып куясы гына калды.

Роза НУРГАЛИЕВА рецепты.

Мәгълүмат ВКонтакте челтәрендәге Бакча төркеменнән алынды.

Фото: Рамия Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев