Кабактан кайнатма рецепты
Кабактан тәмле пироглар, ашлар пешерергә, кайнатмалар ясарга була. Кайнатма ясау ысулын сезгә дә тәкъдим итәбез.
Кабактан кайнатма (1 ысул):
Кайнатма өчен 1 кг кабак һәм 1 кг слива кирәк булачак. Аны иттарткычтан чыгарам да 1 кг шикәр комы өстәп, пешерергә куям. 10 минут чамасы кайнагач, 300 г әстерхан чикләвеген ваклап шунда салам һәм тагын 10 минут кайнатам.
Бик тәмле кайнатма килеп чыга. Кайвакыт чикләвегем булмаганда аның урынына 300-500 г чамасы күрәгәне озынча итеп турап салам. Болай да бик яхшы ашала. Ул кисәкләр кайнатмада матур булып күренеп тора.
Кабактан кайнатма (2 ысул):
Бу кайнатма өчен башта 1 стакан суга 1 кг шикәр комы салып, сироп кайнатабыз. Аннары 2 кг кабак, 2 лимон һәм 3 әфлисунны шакмаклап турыйбыз. Башта кайнап торган сиропка кабакны салып, 3 минут пешереп алабыз. Аннары әфлисун һәм лимонны салгач, 5 минут утта тотабыз. Кайнатма әзер.
Кайнатма бик матур сары төстә килеп чыга», — ди Буа районы Черки-Кильдураз авылыннан Флера Исмәгыйлева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев