Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Кабактан сок

Кабактан сок әзерләгәнегез бармы? Мәрьям Миннегулова сезнең өчен сок рецепты.

Кирәк:

Кабак – 5 кг, су – 11 литр, әфлисун – 6 данә, лимон кислотасы – 2 аш кашыгы, шикәр комы – 1 кг 100 г.

Әзерләү:

Төрле рецептлар бар интернетта, мин менә шулай эшләдем, әйбәт чыга. Кабакны әрчеп, бик эре булмаган кисәкләргә бүлеп, кәстрүлгә салырга. Шуның өстенә 11 литр салкын су салып, кайнап чыкканда, 6 әфлисунны иттарткычтан чыгарып өстәргә. Кабаклар пешкәч, изелә башлагач, 1 кг 100 г шикәр комы салып кайнатырга. Сүндереп, вак тишекле дуршлаг аркылы сөзеп, 2 аш кашыгы тулыр-тулмас лимон кислотасы салып кайнатып чыгарырга, күбеген җыярга. Стерильләштергән банкаларга тутырырга.

"В.Т."

Фото: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев