Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Кәбестә тозлау һәм маринадлау ЫСУЛЛАРЫ

Алма белән кәбестә тозлау

 

Кирәк булачак: 1 литрлы банкага 600–700 грамм кәбестә, 2 яшел алма, 1 эре кишер, 2 дәфнә яфрагы, 2 хуш исле түгәрәк борыч, 2 канәфер, 4 түгәрәк кара борыч, 1 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы.

Кәбестәне салам рәвешендә турыйбыз. Кишер һәм чөгендерне юып чистартып, эре тишекле угыч аша чыгарабыз. Яшелчәләрне, барысын бергә болгатып, чиста банкаларга тутырабыз. Маринад әзерлибез: кәстрүлгә су агызып, шикәр комы һәм тоз, дәфнә яфрагы һәм борыч салабыз. Утка куеп, кайнатып чыгарабыз. Кайнап чыгар алдыннан үсемлек мае һәм серкә өстибез. Әйбәтләп болгаткач, уттан алабыз. Кайнар маринадны яшелчәле банкаларга агызабыз. Капкач белән каплап, суынганчы, бүлмә температурасында тотабыз. Банкаларны 24 сәгатькә суыткычка алып куябыз. Кетердәп торган искиткеч тәмле кәбестә әзер!

Татлы борыч белән кәбестә маринадлау

Яртышар литрлы өч банка (барлыгы1,5 литр) өчен кирәк булачак: 1 кг кәбестә, 2 кишер, 1 эре татлы борыч, 1 баш суган, 3–4 тырнак сарымсак, 2 аш кашыгы тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы, ярты чәй кашыгы төелгән кара борыч, 2 дәфнә яфрагы, ярты чәй кашыгы төелгән татлы паприка, ярты чәй кашыгы төелгән кызыл борыч, 1,5 аш кашыгы серкә эссенциясе (70 процентлы), 7 аш кашыгы үсемлек мае.

Кәбестәне саламлап турыйбыз. Кишерне уртача зурлыктагы тишекле угыч (иң яхшысы – кореячә кишер угычы) аша чыгарабыз. Кәбестәгә кишер, тоз, шикәр комы, төелгән борычның барлык төрләрен, дәфнә яфрагын салып болгатабыз. Суыч чыксын өчен, 20 минутка калдырабыз. Татлы борычны салам рәвешендә турыйбыз. Кәбестәгә өстәп, яхшылап болгатабыз. Ярымбоҗра рәвешендә туралган суганны, таба төбенә май салып, алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Изелгән сарымсак өстибез, болгаткач, уттан алабыз. Майлы суган һәм сарымсак катнашмасын кәбестәгә салабыз. Серкә эссенциясен өстәп, яхшылап болгатабыз. Кәбестәне парландырылган банкаларга тыгызлап тутырабыз да, капкач белән каплап, «су мунчасы»нда 15 минут тотабыз (1 литрлы банка өчен 20 минут вакыт кирәк). Шуннан соң капкач белән борып ябабыз һәм салкынча урында саклыйбыз.

 

https://vatantat.ru/2022/10/95655/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев