Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
Аш-су бүлмәсендә

Камамбер сыры белән бик тәмле ризык

Камамбер - сыер сөтеннән ясалган йомшак француз сыры, Фалез шәһәреннән ерак түгел урнашкан кечкенә Норманд авылы Камамбер хөрмәтенә аталган

Табага пергамент кәгазе җәябез. Уртасына камамбер сырын урнаштырабыз, пычак белән кискәләп, арасына сарымсакны пластинкалап кисеп, шул ярыкларга тыгабыз (2 тырнак сарымсак). Помидор черрины юып, сыр янына урнаштырабыз. Аннары батонны кисеп, шулай ук табага тезәбез.

Өстеннән сыек май агызабыз, үзегез яраткан приправалар сибеп җибәрәбез.

Аннары 200 градустагы духовкага 15 минутка куябыз. Бик тәмле була. Сыр эреп китә, кызган батон кисәкләрен сырга манчып, йомшап изрәгән помидорларны да сылап, кайнар килеш тә, салкын килеш тә ашавы тәмле

 

https://baltaci.ru

фото: нейрочелтәр ярдәмендә

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев