Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
Аш-су бүлмәсендә

Караҗимеш торты

Ялларда торт белән сыйланыйк.

Камыр өчен кирәк: 100 грамм акмай, 4 йомырка сарысы, 1 стакан шикәр комы, 1 аш калагы каймак, ярты чәй калагы аш серкәсе белән сүндерелгән чәй содасы, 1,5 стакан он.

Крем өчен 300 грамм караҗимеш, 250 грамм акмай, 1 стакан шикәр комы, 500 грамм каймак, 100 грамм әстерхан чикләвеге алына.

Әзерләү тәртибе.

Атланмай, йомырка сарысы, шикәр комы, каймак, сода һәм он салып камыр басабыз һәм аннан өч корж пешерәбез. Суда җебетелган караҗимешне иттарткыч аша үткәрәбез. Шикәр комын икегә бүлеп, атланмай һәм каймак белән аерым-аерым яхшылап болгатабыз.

Аннары караҗимеш, атланмай һәм каймакны, чикләвекне бергә кушабыз. Коржлар арасына крем ягып, тортны өябез.

Өстенә тагын крем ягабыз да угычтан уылган шоколад сибәбез. 

 

Чыганак: https://muslumirc.ru

фото: нейрочелтәр ярдәмендә

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев