Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Аш-су бүлмәсендә

Кефир белән гади генә кабартма рецепты

Хуҗабикәләргә кефир белән пешерелгән гади генә кабартма рецепты тәкъдим итәбез.

Кабартма пешерү өчен кирәк булачак: 

Бер стакан 2,5 процентлы кефир.

2 йомырка.

1п.разрыхлитель.

1п.ванилин. 

0,5 чәй калагы тоз. 

2 аш калагы шикәр. 

2,5 стакан он. (камыр йомшак булырга тиеш) 

Әзерләү: 

Әйтелгән барлык ингредиентларны да бергә кушып камыр ясарга кирәк. Шуннан соң, нинди формада ясарга телисез, шулай кисәсез. Миндә, мәсәлән, йолдыз һәм йөрәк формасы бар, шуның белән кистем. 

Табадагы май кызгач, кабартмаларны салдым, ике ягын да уртача утта кыздырдым. Әгәр газ плитәсен ныграк ачсагыз, кия башлый. Шуңа, әкренрәк утта кыздырыгыз. 

Кабартмалар әзер! Чәйләрегез тәмле булсын! 

Фото: Рамия Гарифуллина  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев